Помощь в написании студенческих работ
Антистрессовый сервис

Журналистика һәм хакимият

Курсовая Купить готовую Узнать стоимостьмоей работы

Социаль һәм рухи юнәлеш бирү принцибы, мәгълүмат сәясәтенең төп чараларысоциаль һәм рухи мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән булырга тиеш, — ачыклык сәясәте принцибы, анда мәгълүмат сәясәтенең төп чаралары барысы да ачыктан-ачык җәмгыяттә фикер алышалар. Хәзерге вакытта массакүләм мәгълүмат чараларының сәясәт программасы белән килешмәүчеләр күбәя, гражданнар ихтыяҗларыхакимият органнары эшчәнлеге… Читать ещё >

Журналистика һәм хакимият (реферат, курсовая, диплом, контрольная)

Содержание

  • Журналистика һәм хакимият План
  • Беренче бүлек. Массакүләм мәглүмат чаралары дәүләтнең
  • иҗтимагый-сәяси системасында
    • 1. 1. Массакүләм мәглүмат чараларының иҗтимагый функцияләре
    • 1. 2. Җурналистиканың дәүләт тормышында роле һәм урыны
  • Икенче бүлек Журналистиканың һәм хкимиятнең узара бәйләнеше
    • 2. 2. Татар җарналистикасында да хакимият белән мөнәсәбәтләре
  • Йомгак
  • Файдаланган әдәбият

Монысы бигрәк тә сәяси системадагы, икътисадтагы үзгәрешләр белән бәйле сүзләр: илбашы, үзидарә, хакимият, торгынлык, эшкуар, алыпсатар, хосусыйлаштыру һ.б.ш.Әлбәттә, массакүләм мәгълүмат чараларының терминологияне яңартуда катнашуы җиңел генә бармый. Тел өлкәсенә дә үтеп кергән демократия бу процессны беркадәр катлауландыра: күп кенә иҗатчылар, шул исәптән журналистлар, яңа сүз ясауда, аны куллануда бердәм принципларга таянуны кирәк санамыйча, үз белдекләре белән яңа сүзләр ясый, кирәкмәгән алынмалар куллана, терминнарның мәгънәләрен үзгәртә. Бу терминология өлкәсендә, шул ук XX гасыр башындагы кебек, аңлашылмаучылыклар, хәтта анархия китереп тудыра… Татар журналистикасында терминнарны дөрес һәм урынлы куллану, терминнар бердәйлеген тәэмин итү өчен бу эшне координацияләүче бер үзәк булдыру зарур. Республика терминология комиссиясе белән беррәттән, Татарстандагы мәгълүмат чараларының эшчәнлеген координацияләүче «Татмедиа» агентлыгы каршында да махсус бер җәмәгать оешмасы, галимнәрдән, журналистлардан һәм тәрҗемәчеләрдән торган Терминология советы оештыру максатка ярашлы булыр иде. Бу дәүләттә тел культурасының камилләшүенә ни дәрәҗәдә әһәмият бирелүе казах телендә терминологик, аңлатмалы һ.б. төр сүзлекләрнең бик күпләп чыгып торуында ачык чагыла.

Казах терминологиясен тәртипкә салу һәм үстерү максатыннан киң күләмдә фәнни-гамәли чаралар уздырылып тора. Квартал саен «Терминологиялык хабаршы» бюллетене дөнья күрә. Анда терминология эшен координацияләүгә юнәлтелгән мәсьәләләр яктыртыла, Казахстан Республикасы Хөкүмәте каршындагы Дәүләт терминология комиссиясе эше турында даими мәгълүмат бирелә. Шулай ук әлеге тармак белгечләре, галимнәр, җәмәгатьчелек вәкилләренең фикер һәм тәкъдимнәре урын ала. 2002;2005 елларда Дәүләт терминология комиссиясе тарафыннан каралган 6289 терминның 2320 се рәсми рәвештә раслануы үзе генә дә Казахстанда бу юнәлештәге эшчәнлекнең киң колачлы булуын раслый.Ә бездә, Татарстан Республикасында, бу юнәлештә ниләр күзәтелә? Татарстан Республикасында ике тел — татар һәм рус телләре дәүләт телләре булып санала. Бу хәл соңгы ун-унбиш елда телләрне өйрәнүгә игътибарны арттырды, татар телен дә тирәнтен өйрәнү, аның эчке мөмкинлекләрен, онытылып барган сүзләрен анализлап, киң кулланылышка кертү өчен юл ачты. Матбугат битләрендә теге яки бу сүзне куллануга карата шактый гына дөрес фикерләр әйтелсә дә, алар исәпкә алынмый. Хәтта Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан үз вакытында тәкъдим ителгән сүзлеккә вакытлы матбугат вәкилләре тиешенчә колак салмыйлар.

Бу сүзлекне төзүдә дүрт профессор, ТР Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты һәм Президент Аппараты тәрҗемәчеләре катнашты. Алар утырышлар ясап, «түгәрәк өстәлләр» оештырып, киңәшләшеп, бер фикергә килеп ул сүзлекне төзү эшен башкардылар. Бу эш белән Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Ренат Харис җитәкчелек итте. Аны ул вакыттагы Премьер-министр Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин татар теле белән эш итә торган барлык предприятиеләргә, оешмаларга һәм учреждениеләргә кулланырга тәкъдим итте, ягъни бу сүзлектәге сүзләрне куллануга канун төсе бирелде. Әмма бу сүзлектә бирелгән сүзләргә барлык вакытлы матбугат вәкилләре дә игътибар иттеләр дип әйтеп булмый, чөнки кайбер газета-журналларда яшәп килгән хаталар һаман да күренә. Бүгенге көндә ТР Дәүләт Советы белән Министлар Кабинеты тәрҗемәчеләре тарафыннан яңа, киңәйтелгән русча-татарча иҗтимагый-сәяси сүзлек төзелде, тәрҗемәләре акылга муафыйк, ләкин аның һаман да басылганы юк. Бүген тикшерелә торган мәсьәләне бары системалы сүзлекләр чыгарып кына хәл итәргә мөмкин булачак."Ватаным Татарстан" газетасының берничә санына кыскача анализ ясап үтик.Анализ өчен алынган санның башында ук хата күзгә чалына: исеме һәм рәсми статусы тәкъдим ителгәннән соң дата языла: 21 октябрь, 2006 ел. Биредә татарча дөресе: 2006 ел, 21 октябрь яки тагын да татарчарагы 2006 елның 21 октябре булырга тиеш. Мәсәлән, «Ватаным Татарстан» газетасында басылган «Корбан бәйрәме көне турында» Татарстан Президенты Указының ахырында имза куйган елы, көне татарча дөрес язылган: 2006 ел, 9 октябрь.

Бу мисалдан редакция хезмәткәрләренә өйрәнергә кирәк.Гомумән, «Ватаным Татарстан» иҗтимагый-сәяси гомумтатар газетасы Интернет материалларын үз максатында үзгәртеп файдалану белән мавыга дигән тәэсир кала, чыганаклары күрсәтелмәгән мәгълүмат бу басманың аеруча 1-нче битендә чагылыш таба. Татар мәглүмати киңлек профессиональ һәм халык мәдәниятемәгариф, социаль тормыш, халык белән бәйле. Р. Вәлиев массакүләм мәглүмат чаралары түбәндәге функцияләрен аерып чыкты. милли телнең актив кулланылуы;

сәнгать төрләре мәдәният һәм жанрларын (музыка, театр, әдәбият, сынлы сәнгать).

кертеп, рухи дөняны канәгатьлендерү, эстетических кыйммәтләрен тарату, белем бирү, мәгрифәтчелекне тарату, тәрбия бирү;татар халкыны кызыксындыручы сәяси, икътисади, мәдәни мәгълүмат тарату;

төрле регионнар һәм илләртатарлар арасындадаими элемтәтәэмин итүтатар халкының һәм Татарстан Республикасы мәдәниятен, дөньяви мәдәниятенәинтеграцияләү, башка халыклар мәдәнияте белән узара бәйләнеш булдыру өчен шартлар тудыру.

Бүгенге татар мәглүмати киңлектә катнаш тибындагы МАССАКҮЛӘМ мәгълүмат чаралары өстенлек итә.Алсу Исмәгыйлева, интернет-маркетинг белгече әйтүенчә: «2020;2030нчы елларга һәркем интернетка тоташкан булыр. Хәзер интернетны актив кулланучылар ул елларда да аны актив кулланырлар, үсеп килүче буын басма матбугатны инде бүген дә белми, бөтен мәгълүматны интернеттан таба. Шуңа матбугатның да интернетка күчүе табигый күренеш булыр». Йомгак.

Бүген журналистика һәм җәмгыять кризис чорын кичерә. Моның төп сәбәбе, дәүләттә нәтиҗәле мәгълүмат сәясәте булмау. Тәэсирле мәгълүмат сәясәтен булдыру өчен, МАССАКҮЛӘМ мәгълүмат чаралары һәм дәүләт түбәндәге принциплар таянып эш итәргә тиеш:

мәнфәгатьләренең тигезлек принцибы, ягъни барлык катнашучыларның ихтыяҗларын да исәпкә алучы, мәгълүмат сәясәтенүткәрү;

— социаль һәм рухи юнәлеш бирү принцибы, мәгълүмат сәясәтенең төп чараларысоциаль һәм рухи мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән булырга тиеш, — ачыклык сәясәте принцибы, анда мәгълүмат сәясәтенең төп чаралары барысы да ачыктан-ачык җәмгыяттә фикер алышалар. Хәзерге вакытта массакүләм мәгълүмат чараларының сәясәт программасы белән килешмәүчеләр күбәя, гражданнар ихтыяҗларыхакимият органнары эшчәнлеге турында объектив мәгълүмат сорый. федераль хакимият органнары массакүләм мәгълүмат чараларына караган документ чыгарырга тиеш, анда милли стратегиясе кысаларында җурналистиканың үсеш перспективалары язылырга, расланырга тиеш, аның концепциясен нигезендә россия дәүләтенең мәгълүмати сәясәтен булдырылырга тиеш. Югарыда әйтелгәннәрне истә тотып, мондый нәтиҗәләр ясый алабыз. Хәзерге вакыт илдә чын демократия булдыру өчен көчле һәм абруйлы парламент, ирекле матбугаттан тыш мөмкинтүгел. «Ватаным Татарстан» газетасы кыссаларында сәясәт материаллары күп хаталар белән бирелә. Мондый күренеш татар җурналистларның күп кенә проблемалар күрәтә.Файдаланган әдәбият.

Баглай М. В. Конституционное право Российской Федерации: Учебник для вузов. — М.: НОРМА, 2001.

Баханов Е. Ростовчане ставят оценку «Российской газете» // Журналист — 2006 — № 8.Валиев Р. Татары у себя дома. Татарское информационное пространство //.

http://kitap.net.ru/valeev/tatary.

15.phpВәлиев Р.Һәрнәрсәнең чиге була: журналистларның һөнәри әзерлеге турында уйланулар // Татарстан: иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни журнал / Татарстан Республикасы хөкүмәте .— Казань., 2006 .— № 5 .— Б.24−25 Воробьев А. М. Средства массовой информации как фактор формирования гражданского общества: процесс, тенденции, противоречия. — Екатеринбург, 1998.

Ворошилов В. В. Журналистика.

2-ое издание. — С. — Петербург, 2000.

Грабельников А. А. Русская журналистика на рубеже тысячелетий. Итоги и перспективы — М., 2000.

Засурский Я. Н. Средства массовой информации России. — М., 2001.

Каландаров Х. Экополитика и коммуникативные процессы. — М. 1999.

Кириллов А.Д., Кириллов Б. А., Рыжков А. Е. Выборы первого Губернатора Свердловской области (июль-август 1995 года). — Екатеринбург, 1995.

Корконосенко С. Г. Основы журналистики. — М., 2001.

Лапина Н. Ю. Формирование современной российской элиты. — М., 1995.

Лунцова Н. Р. Журналистика как субъект в политическом процессе // Журналистика и политика. Сборник статей. — Екатеринбург: Изд-во Урал.

ун-та, 2004.

Лысенко В. Н. Парламентаризм и многопартийность в современной России. К десятилетию двух исторических дат — М.: ИСП, 2000.

Маркелов К. В. Журналистика и власть: этика взаимоотношений, резервы взаимодействия. // Вестник Московского университета. Серия 10. Журналистика — 2004 — № 1.Матбугат көне алдыннан уйланулар //.

http://matbugat.ru/news/?id=1210Мәрдиева М. Б. Татар журналистикасы тарихы буенча очерклар [Текст]: уку ярдәмлеге / М.Б. Мәрдиева; КДУ, татар журналистикасы каф.; ф. ред. Р. М. Нуруллина .— Казан: Казан дәүләт ун-ты, 2003 .— 131 б. Олешко В. Ф. Журналистика как творчество, или Что нужно делать, чтобы читатели, телезрители, радиослушатели тебя понимали и вступали в диалог: Учеб.

пособие. — Екатеринбург, 2002. Сәетов И. Татар матбугаты: кайсы проблемаларга игътибар җитеп бетми? // Идел: Татар яшьләре журналы / ТР массакуләм коммуникацияләр буенча «Татмедиа» агентлыгы .— Казань., 2006 .— № 3 .— Б.72−75 .Тере" газеталар бетәме? //.

http://intertat.ru/tt/bloglar-tt/item/.

Показать весь текст

Список литературы

  1. М.В. Конституционное право Российской Федерации: Учебник для вузов. — М.: НОРМА, 2001.
  2. Е. Ростовчане ставят оценку «Российской газете» // Журналист — 2006 — № 8.
  3. Валиев Р. Татары у себя дома. Татарское информационное пространство // http://kitap.net.ru/valeev/tatary.15.php
  4. Вәлиев Р.Һәрнәрсәнең чиге була: журналистларның һөнәри әзерлеге турында уйланулар // Татарстан: иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни журнал / Татарстан Республикасы хөкүмәте .— Казань., 2006 .— № 5 .— Б.24−25
  5. А.М. Средства массовой информации как фактор формирования гражданского общества: процесс, тенденции, противоречия. — Екатеринбург, 1998.
  6. В.В. Журналистика.2-ое издание. — С. — Петербург, 2000.
  7. А.А. Русская журналистика на рубеже тысячелетий. Итоги и перспективы — М., 2000.
  8. Я.Н. Средства массовой информации России. — М., 2001.
  9. Х. Экополитика и коммуникативные процессы. — М. 1999.
  10. А.Д., Кириллов Б. А., Рыжков А. Е. Выборы первого Губернатора Свердловской области (июль-август 1995 года). — Екатеринбург, 1995.
  11. С.Г. Основы журналистики. — М., 2001.
  12. Н.Ю. Формирование современной российской элиты. — М., 1995.
  13. Н.Р. Журналистика как субъект в политическом процессе // Журналистика и политика. Сборник статей. — Екатеринбург: Изд-во Урал. ун-та, 2004.
  14. В.Н. Парламентаризм и многопартийность в современной России. К десятилетию двух исторических дат — М.: ИСП, 2000.
  15. К.В. Журналистика и власть: этика взаимоотношений, резервы взаимодействия. // Вестник Московского университета. Серия 10. Журналистика — 2004 — № 1.
  16. Матбугат көне алдыннан уйланулар // http://matbugat.ru/news/?id=1210
  17. Мәрдиева М. Б. Татар журналистикасы тарихы буенча очерклар [Текст]: уку ярдәмлеге / М.Б. Мәрдиева; КДУ, татар журналистикасы каф.; ф. ред. Р. М. Нуруллина .— Казан: Казан дәүләт ун-ты, 2003 .— 131 б.
  18. В.Ф. Журналистика как творчество, или Что нужно делать, чтобы читатели, телезрители, радиослушатели тебя понимали и вступали в диалог: Учеб. пособие. — Екатеринбург, 2002.
  19. Сәетов И. Татар матбугаты: кайсы проблемаларга игътибар җитеп бетми? // Идел: Татар яшьләре журналы / ТР массакуләм коммуникацияләр буенча «Татмедиа» агентлыгы .— Казань., 2006 .— № 3 .— Б.72−75 .
  20. Тере" газеталар бетәме? // http://intertat.ru/tt/bloglar-tt/item/
Заполнить форму текущей работой
Купить готовую работу

ИЛИ